Рөстәм Миңнеханов:«Роскартографиянең Татарстан идарәсе республикада геология һәм картография өлкәсен үстерү өчен җаваплылык үзәге булачак»

Рөстәм Миңнеханов:«Роскартографиянең Татарстан идарәсе республикада геология һәм картография өлкәсен үстерү өчен җаваплылык үзәге булачак»

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Моннан бер ел элек ТР Хөкүмәте белән Геодезия һәм картография буенча федераль агентлык (Роскартография) арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланган иде.

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә хезмәттәшлекнең беренче елына нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәдә Геодезия һәм картография буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бородко да катнашты.

2006 елның июнендә ике арада төзелгән килешү Татарстанда картография мәгълүматын заманча ысуллар белән эшкәртү буенча пилот проектын башлап җибәрергә мөмкинлек бирде. Бездә тупланган тәҗрибә киләчәктә аны илнең башка төбәкләренә кертү өчен юл ачарга тиеш. Геология һәм җир асты байлыкларын файдалану мәсьәләләре буенча Премьер-министр ярдәмчесе – ТР Министрлар Кабинеты һәм Роскартография каршындагы даими комиссия секретаре Фәрит Шаһидуллин билгеләп узганча, хезмәттәшлекнең беренче нәтиҗәсе – Татарстанда федераль агентлыкның төбәк идарәсе төзелү. Мәгълүм булганча, моңарчы Татарстанда әлеге федераль агентлыкның төбәк идарәсе юк иде. Республика күрше Башкортстан һәм Ульяновски, Самара, шулай ук Пенза, Оренбург өлкәләре белән бергә Урта Идел төбәкара идарәсе составына кертелде (үзәге Самарада). Шушы елның апрель аенда гына Татарстанда Геодезия һәм картография федераль агентлыгының Кама төбәк идарәсе оештырылды. Идарә бина, кирәкле техника белән тәэмин ителгән, җитәкчелеге билгеле булу белән, ул тулы көченә эшли башлаячак. Рөстәм Миңнеханов иң элек Александр Бородкога шушы идарәне булдыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Идарә республикада геология һәм картография өлкәсен үстерү өчен җаваплылык үзәге булачак. Без, үз чиратыбызда, бу эшне координацияләячәкбез», – ди Премьер-министр.

Фәрит Шаһидуллин сүзләренә карагана, геомәгълүмат системаларын куллану буенча Татарстанда гамәлгә ашырылучы бу проект РФ Президентының Глобаль навигация спутник системалары (ГЛОНАСС) системасын илнең социаль-икътисады үсеше өчен файдалану турындагы Указын тормышка ашыруда беренче адым. Мәгълүм ки, әлеге система координаты буенча объектларның җир һәм су өслегендә торышын реаль вакыт режимында барлык төгәллек белән билгеләргә ярдәм итә. Бүген мондый системаларны республиканың дәүләт һәм муниципаль оешмалары, коммерция структуралары уңышлы кулланып килә. Фәрит Шаһидуллин билгеләп узганча, транспорт чаралары мониторингы, элемтә системаларын навигация спутниклары белән саклау системасы бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Татнефть» ААҖ тарафыннан кулланыла. 2006 елда министрлык муниципаль автобус хәрәкәтендә төбәк автоматлаштырылган мәгълүмат идарә системаларын куллану проектын гамәлгә ашыра башлады. Ул Россиядә төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылучы беренче система. Транспорт идарәсе мониторингы, билетларны броньлау, шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташуда диспетчер контроле, пассажир ташучылар арасында үзара исәп-хисап системалары аның состав өлешләре. Быел май аенда министрлык бинасында пассажирлар ташу буенча автоматлаштырылган мәгълүмат идарә системасы урнаштырылган заманча үзәк тә ачылды. 10 меңгә кадәр күчмә объектны контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче бу үзәк күзәтүендә хәзергә 130 автобус исәпләнә. 1 июльгә контроль объектлары санын 300 гә җиткерү бурычы куелган. Ел ахырына кадәр мондый системаларга республикада шәһәрара маршрутларда йөрүче барлык автобусларны тоташтыру ниятләнә. Моннан тыш, Премьер-министр кушуы буенча, навигация системалары барлык мәктәп автобусларына да урнаштырылачак. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре фикеренчә, навигация спутник системаларын уңышлы куллану өчен, сыйфатлы картография материаллары кирәк. ТР Хөкүмәте бу мәсьәләне хәл итүгә алынган. «ТР электрон навигация транспорт челтәре» проекты шуны күздә тотып эшләнгән (ул транспорт системалары атласын нәшер итүне мөмкинлеген дә күздә тота). Бу максатларга 10,8 млн. сум акча каралган. Бүген бу эш Мәгълүмат технологияләре үзәге белән «Картография» ФДУП йөкләнгән.

Мәгълүмат технологияләре белән 10 елга якын шөгыльләнүче «Татнефть»тә геомәгълүмат технологияләре аның барлык структурасында кулланыла. Үзе эшли торган территорияләрнең цифрлы карталарын булдыруга компания инде 1998 елда ук алынган. Бүген ул уңышлы кулланылып килә. 2001 елдан компания геомәгълүмат технологияләрен нефть үткәргечләр сузу системасын оптимальләштерү схемасында куллана. 2006 елда транспорт чыгымнарын киметү максатыннан автотранспорт мониторингы системасын кертә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, геомәгълүмат технологияләрен бөтен тулылыгы буенча кулланучы «Татнефть» тәҗрибәсен башка тармаклар – юллар, төзелеш өлкәләренә кертү отышлы булыр иде.

ТР Хөкүмәте белән Геодезия һәм картография буенча федераль агентлык арасында килешүне гамәлгә ашыруның тагын бер мөһим нәтиҗәсе Казан дәүләт университеты каршында төзелүче фәнни-мәгариф үзәге булырга тиеш. Ул геодезия өлкәсе өчен белгечләр әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү өчен хезмәт итәчәк.