Герман Греф Татарстан Президентына АРҮБ форумын үткәрүдә республиканың бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерә

Герман Греф Татарстан Президентына АРҮБ форумын үткәрүдә республиканың бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерә

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Грефтан хат килде.

Хатта “күптән түгел бай рухи, тарихи һәм архитектур мирасы, йөздән артык мәдәниятләр үрелмәсе булган шәһәр - Казанда тәмамланган Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Идарәчеләр советының еллык утырышын һәм аңа багышланган чараларны оештыруга Татарстан Республикасының бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен” рәхмәт белдерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Россиядә икенче мәртәбә уздырылучы әлеге утырышның Татарстанда – Көнчыгыш белән Көнбатыш, ислам һәм христиан мәдәниятләре янәшә көн иткән республикада үтүе символик булып тора. Шул ук вакытта форумда катнашучылар Татарстанның Россиянең динамик үсүче, инвесторларны һаман саен ныграк җәлеп итүче һәм чит ил партнерлары белән озак вакытлы килешүләр төзү өчен ачык төбәкләренең берсе булуына урында инана алды”, - диелә хатта.

Йомгаклап, Герман Греф Казанда АРҮБ форумын уңышлы төстә үткәрү Россия белән АРҮБ арасындагы хезмәттәшлекнең үсешенә зур өлеш кертте, Татарстан Республикасы халыкара абруеның тагын да ныграк үсүенә китерде, дип белдерде.