Рөстәм Миңнеханов Саба районында яңа сөтчелек комплексын карады

Агрофирмада 450 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 210 сыер.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Туктар авылында булды. Анда ул роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агрофирмада 450 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 210 сыер. Сөт саву процессы тулысынча автоматлаштырылган. Көн саен 6,1 тоннадан артык сөт җитештерелә, бер сыердан уртача 32,7 кг сөт савып алына.

Терлек азыгы махсус схема буенча, комплекс эченә кермичә генә бирелә. Микроклиматны көйләү өчен һава вентиляциясе системасы һәм температура датчикларыннан эшли торган автоматик һава пәрдәләре урнаштырылган.

Татарстан Президенты биредәге аграрийлар белән очрашты. Аңа бүгенгә 1000 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылганын, шул исәптән 800 гектарда бөртекле сабан культуралары булуын хәбәр иттеләр. Уҗымнарны тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау, туңга сөрү һәм пар эшләре төгәлләнгән.

«Чәчүне тизрәк тәмамлау өчен, Рөстәм Миңнеханов аграрийларны һәр аяз көнне кулланырга өндәде, шул ук вакытта барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәргә кирәклеген искәртте», диелә хәбәрдә.