Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен саклагыч костюмнар белән тәэмин итәргә кушты

Татарстанда симптомнарны сизми торган коронавирус белән авыручылар саны арта, алар тирә-юньдәгеләрне зарарлый.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның барлык медицина хезмәткәрләрен Covid-19 коронавирус инфекциясеннән саклану өчен, костюмнар белән тәэмин итәргә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда көн саен симптомнарны сизми торган Covid-19 белән авыручылары саны арта, алар тирә-юньдәгеләр өчен зарарлану чыганагы булып тора. Узган тәүлектә генә дә республикада шундый 92 авыру ачыкланган. Барыннан да ешрак зарарлану куркынычы медицина хезмәткәрләренә яный, шуңа күрә Татарстан Президенты аларны саклагыч костюмнар белән тәэмин итәргә кушты.

«Шәхси саклану чаралары безнең медицина хезмәткәрләре максималь яклансын өчен югары сыйфатлы, сертификацияләнгән булырга тиеш. Аларның эше һәрвакыт хәвеф белән бәйле, хәзер, эпидемия чорында, аеруча вирус таралуга юл куймау мөһим. Татарстанлыларның сәламәтлеге һәм тормышы бу кешеләр җилкәсенә төшә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына медицина персоналын яклау чаралары белән тәэмин итү эшен оештырырга кушты.