Югары Осланда Рөстәм Миңнеханов сугышта һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Югары Ослан районына эшлекле сәфәр кылды.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Югары Ослан районында эшлекле сәфәрдә булды. Бу хакта “Волжская новь” җирле газета җиткерә.

Республика лидеры районда язгы кыр эшләре барышы белән танышты, шулай ук «Таткрахмалопаток» оешмасында булды. Предприятие җитәкчесе Альберт Прокопьев Президентка җитештерү оешмасын модернизацияләү һәм киптерү линиясе белән бөртек саклау өчен элеватор төзү турында сөйләде.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә советлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашты. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашып, аларны Җиңү бәйрәме белән котлады һәм Бөек Ватан сугышында башларын салган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды.