Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк" акциясендә ирексезләп катнаштыруга каршы булуын белдерде

Мин кешеләрнең акциягә үз теләкләре белән кушылачагына ышанам. Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылды, якыннарын алды, дип белдерде Президент.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). “Үлемсез полк” акциясендә катнашу ирекле булырга тиеш. Биредә бернинди административ ресурслар куллану булырга тиеш түгел. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Хөкүмәт йортында үткән иртәнге киңәшмәдә җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов акцияне республика халкының күпчелеге хуплавын билгеләп үтте, һәр гаиләнең якыннары, туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан , дип белдерде ул.

“Кешеләр бу чарага аңлы рәвештә барырга тиеш, ирексезләп түгел. Акциядә катнашу тискәре тәэсир тудырмасын иде, – дип җиткерде Татарстан Президенты. – Ул чын күңелдән булсын. Мин кешеләрнең үз теләкләре белән чыгарга уйлавына ышанам. Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылды, якыннарын алды”.

Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстан Президенты республика район-шәһәрләрендә “Үлемсез полк” акциясе вакытында барлык тиешле террорчылыкка каршы чараларны күрергә кирәклеген йөкләде.