Татарстан Президенты Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты

Катнашучылар илнең инновацион төбәкләренең киләчәктәге үсеш юнәлешләре турында фикер алышты.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары – төбәк губернаторлары белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар илнең инновацион төбәкләренең киләчәктә үсеш юнәлешләре мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеге, шул исәптән икътисадны нәтиҗәле үстерү, инновацион продуктның өлешен арттыру, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турында да сүз барды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенә федерациянең 14 төбәге керә. Алар: Башкортостан, Мордовия, Татарстан, Красноярск, Алтай һәм Пермь крае, Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән һәм Ульяновск төбәкләре. Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең рәисе – Рөстәм Миңнеханов.