news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чернышенко һәм Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы соборында булды

Кунакларга яңадан торгызыла торган чиркәүне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл күрсәтте.

Чернышенко һәм Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы соборында булды
tatarstan.ru

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица ирләр монастыренда булды.

«Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл хәзерге вакытта торгызыла торган Казан Мәрьям Ана иконасы соборының әзерлеген күрсәтте», — дип аңлатты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Россия вице-премьеры чиркәүне торгызу эшләренең сыйфатын бәяләде. Ул шулай ук 2020 елның 20 ноябрендә коронавирустан вафат булган Казан һәм Татарстанның элекке митрополиты Феофанның каберенә чәчәк салды, диелгән республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гыйбадәтханә ТР Президентының «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы» боерыгы буенча төзелә. Собор нигезенә 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл катнашында истәлекле таш салынган.

Биш ел эчендә гыйбадәтханә беренчел вакыттагы кебек төзекләндерелгән. 2020 елның 25 февралендә владыка Феофан изгеләштергән мәгарә гыйбадәтханәсе дә торгызылган.

Соборның тантаналы ачылышы 2021 елның 21 июленә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100