Миңнеханов: Торак тапшыру өчен халыкның сатып алу мөмкинлеге югары булуы кирәк

Торак төзегәндә мәктәпләр һәм балалар бакчалары булган комплекслы төзелеш алып барырга кирәк, диде ТР Президенты.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Халыкның сатып алу мөмкинлеге торакны файдалануга тапшыруны стимуллаштыру өчен югары булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

«Иң катлаулы бурыч — халыкның сатып алу мөмкинлеге. Хәзер ипотека бәясе шактый югары. Кызганычка, торакны бай кешеләр генә сатып ала. Безгә торакны яшь гаиләләр яки мохтаҗлар сатып алуы кирәк. Бу әйберләр ахырга кадәр хәл ителмәгән», — диде ТР Президенты.

Миңнеханов сүзләренчә, янәшәдә уңайлы тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә булсын өчен комплекслы төзелеш алып барырга кирәк.

«Торак тапшыру бурычы алай ук катлаулы түгел. Торак төзегәндә бакча, мәктәп, поликлиника төзергә, җылылык, газ, электр энергиясе үткәрергә кирәк. Квадрат метрга якынча 8дән 10 мең сумга кадәр туры килә — бу бер проблема. Тагын бер проблема - ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар мөмкинлекләрендә», - дип хәбәр итте ул.

Киләсе адым торак массивлары белән күршедә эш урыннары булдыру булырга тиеш, чөнки хәзер район халкы зур шәһәрләргә күчүне өстен күрә.

«Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч — барысы да шәһәргә бара. Безгә бу районнарда эш урыннары булдырырга кирәк», — дип йомгак ясады Татарстан Президенты.