Борисов һәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләренә дәүләт ярдәме турында фикер алышты

Россия Президенты Владимир Путинның май указында төп бурычлар билгеләнгән иде, шул исәптән икътисади үсеш темпларын арттыру, чимал булмаган экспортны киңәйтү, ил икътисадының иң зур бишлеккә керүе.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Кичә Икътисади үсешне стимуллаштыру буенча Татарстанның зур сәнәгать предприятиеләре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. Биредә сәнәгать предприятиеләренең рентабельлеген һәм инвестицион мөмкинлеген арттыру өчен дәүләт ярдәме күрсәтү турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утыршыннан соң Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда барды.

Биредә Юрий Борисов һәм Рөстәм Миңнеханов барында берничә документ имзаланды.

ТР Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «Технологик үсеш агентлыгы» КАБО генераль директоры Сергей Зинченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Технологик үсеш агентлыгы» КАБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар — төбәк территориясендә югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүен үстерү өлешендә.

«Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков һәм «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе» генераль директоры Ренат Мистахов финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.