Рөстәм Миңнеханов плей-офф алдыннан “Ак Барс” хоккейчыларына уңышлар теләде

Очрашуда казанлыларның яңа генменеджеры Зиннәтулла Билалетдинов катнашты

  (Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Казанда “ Ак Барс” хоккей клубы базасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КХЛ чемпионатының плей-офф старты алдыннан команда белән очрашты.

Очрашуда, уенчылар һәм “барс”лыларның баш тренеры Валерий Беловтан тыш, казанлыларның һәм Россия җыелма командасының элеккеге остазы Зиннәтулла Билалетдинов катнашты.

Искәртеп узабыз, бүген Билалетдинов “Ак Барс” хоккей клубының вице-президенты һәм генераль менеджеры итеп билгеләнде.

Рөстәм Миңнехановка Казан клубы хоккейчылары автографлары куелган “Ак Барс”ның уен формасын тәкъдим иттеләр.

Плей-оффның беренче раундында “Ак Барс” командасы “Сибирь” га каршы уйнаячак. Беренче очрашу 8 мартта узачак.