Рөстәм Миңнеханов: “Казан зоопаркы инде ул – безнең еллар буе калып килгән бурычыбыз”

Президент Казан циркының эчендә төзекләндерү үткәрергә кирәклеге белән килеште

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның зооботаника бакчасын төзекләндерүгә һаман кул да, акча да җитми. Зоопаркны яңартып кору турында берничә ел элек сүз кузгатылганлыгы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президентының каләм белән эш итүче гүзәл затлар белән очрашуында искәртеп үтелде.

Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп: “Зоопарк инде ул – безнең еллар буе калып килгән бурычыбыз. Әлбәттә, аны тимер юл аркылы киңәйтергә, бер өлешен Ишү каналы ягына чыгарырга кирәк. Әмма тулысы белән урынын үзгәртергә кирәкми, чөнки анда агачлыклар күп булуы белән аның урыны шактый кулай. Өстәвенә, ничәмә-ничә еллар буена халык ияләнгән урын. Зоопаркны үзгәртеп кору буенча берничә төрле планыбыз бар иде, һаман кул да, акча да җитеп бетми”, - диде. Республика башлыгы шәхсән үзенә Новосибирскидагы зоопаркның күңеленә хуш килүен, Сингапурда да “әкияти” зоопарк булуын билгеләп үтте.

Сорауда билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә Казан циркы хәле дә яхшылардан түгел. Рөстәм Миңнеханов аның фасадына, түбәсенә капиталь ремонт ясалган булса да, циркның эчке халәте мөшкел булуын таныды. “Чыннан да, аның эчке ягын да яңартуга, төзекләндерүгә ихтыяҗ бар”, - диде Президент. Республика башлыгы боларның барысын да берьюлы эшләп бетереп булмавын, әлеге дә баягы, бар әйбернең дә акчага төртелеп калуын билгеләп үтте.