Рөстәм Миңнеханов хоккей буенча Россия җыелма командасы спортчыларын котлады

ТР Президенты Россия Хоккей федерациясе Президенты Владислав Третьякка котлау телеграммасы юллады

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хоккей федерациясе Президенты Владислав Третьякка котлау телеграммасы юллады. Ул илебезнең хоккей тарихындагы зур вакыйга – Россиянең яшьләр җыелма командасының дөнья чемпионатында җиңүе белән тәбрик итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Россия хоккее яңадан дөньякүләм лидерлыкка ирешә - безнең спортчыларның көчле көндәшләр – Канада хоккейчылары белән финалда уйнавы илебез хоккей мәктәбенең өстенлегендә шик калдырмады. Бу дәүләтнең спорт өлкәсендәге сәясәтенең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Бу шулай ук Сезнең тырышып эшләвегез нәтиҗәсе.
Татарстандагы күпсанлы хоккей яратучылардан спортчылар һәм белгечләр командасына, шәхсән Валерий Брагинга, ирләрчә уены өчен, ихлас котлауларны һәм рәхмәт сүзләрен җиткерегез. Шушы матур уенга татарстанлылар - Максим Березин, Андрей Сергеев, Станислав Бочаров һәм Денис Голубевларның үз өлешен кертүе белән горурланабыз. Аларга аерым рәхмәт!” – диелә телеграммада.