news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Иске йолалы дин тарихы музее ачылышында катнашты

Музей проектын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан белгечләре ясаган.

Рөстәм Миңнеханов Иске йолалы дин тарихы музее ачылышында катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казанда христианнарның Иске йолалы дине тарихы музее ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рус Православие Иске йолалы чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Россия митрополиты Корнилий катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей Россия Православие чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе кафедраль соборы бинасында урнашкан. Төзелеш берничә чыганактан финанслана, шул исәптән 2017 елда Татарстан акчасына биналарга ремонт ясалган, җылыту һәм су белән тәэмин итү, янгын сүндерү, видеокүзәтү һәм сигнализация системалары монтажланган.

Моннан тыш, 2019 елда республикадан экспозиция булдыруга, керү урыннарын төзүгә өстәмә акча юнәлдерелгән. Шулай ук собор янындагы территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.

Иске йолалы дин тарихы музее проектын эшләү белән Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан профессионаллары шөгыльләнә. Комплекс иске йолалы диннең башлангыч чоры тарихын, Татарстан башкаласында иске йолалы чиркәүләренең барлыкка килүе, гыйбадәтханә китаплары, иске йолалы динне тотучыларның кулъязма традициясе, иске йолалы динне тотучы сәүдәгәрләр һәм Казан губернасы меценатлары кебек бүлекләрне үз эченә ала.

Татарстан Президенты һәм митрополит музейны карады, шулай ук аны төзү этаплары белән танышты. Экскурсиядә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка кунаклар катнашты. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100