news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге азык-төлеккә халык ихтыяҗы бар

Парламент башлыгы Казандагы ярминкә мәйданчыкларының берсендә булды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Авыл хуҗалыгы ярминкәсендәге азык-төлеккә халык ихтыяҗы бар
Михаил Захаров

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Парламент башлыгы ярминкәләрдә тәкъдим ителгән продукциягә халык тарафыннан ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.

Ямашев урамында урнашкан сәүдә мәйданчыгына Буа, Кукмара, Әлки һәм Зәй районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килгән, шулай да сәүдә урыннарының күбесен Яңа Чишмә һәм Спас районнары фермерлары алган.

Фәрит Мөхәммәтшин ярминкә мәйданчыгын карап чыкты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, сәүдә барышы, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре һәм ассортименты белән кызыксынды, аның сыйфатын бәяләде. Парламент башлыгы фермерларның күп төрле товарлар, шул исәптән бәрәңге һәм яшелчә, ит һәм балык, казылык һәм сыр, ярмалар һәм май, сөт ризыклары, шикәр комы һәм башка ризыклар тәкъдим итүләренә инанды.

«Татарстанда ярминкәләр белән гаҗәпләндереп булмый, чөнки бу инде күптән барлыкка килгән күркәм традиция. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, продукция ассортименты төрле. Кешеләр дә бәйрәмгә барлык төр ит, яшелчә һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин, диләр. Фермерлар кирәкле азык-төлек белән тәкъдим итә, халык канәгать», — диде Дәүләт Советы Рәисе сәүдә рәтләрен карап чыкканнан соң.

Ул ярминкә көннәрен шәһәрлеләр генә түгел, районнардан «яңа һәм табигый продуктлар» алып килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә көтә, дип искәртте. «Ярминкәләргә авыл фермерларының күбрәк килүе бик күңелле. Аларга транспорт чыгымнарын кайтару өлешендә финанс ярдәме күрсәтелә. Тулаем алганда, республикада бу система җайга салынган», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул үзенең гаиләсе дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә азык-төлек сатып алуын әйтте. Шул ук вакытта бакчада бәрәңге, кишер, суган, сарымсак, укроп, сельдерей һәм башка яшелчәләр үстерүләрен сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100