news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсен 27 декабрьгә күчерергә тәкъдим итте

2020 елда республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән башлап һәр шимбә саен үткәрелә.

Алексей Песошин соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсен 27 декабрьгә күчерергә тәкъдим итте
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды. 2020 елда алар республикада 12 сентябрьдән башлап һәр шимбәдә үткәрелә. Соңгы чара 26 декабрьдә узарга тиеш иде, әмма Песошин аны икенче көнгә — якшәмбегә күчерергә тәкъдим итте.

«Якшәмбе көнгә — 27 декбрьгә күчерергә мөмкин», — диде ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков белән әңгәмә вакытында.

Татарстан Премьер-министры баштан Ленинград урамындагы ярминкәдә булды. Анда 5 декабрь көнне Питрәч районы эшмәкәрләре үз продукциясен тәкъдим итте.

Песошин сәүдә рәтләре буйлап узды, продукциягә бәяләр дәрәҗәсе һәм сатып алучылар килүе белән кызыксынды. Залаков сүзләренә караганда, ярминкәләрдә азык-төлек бәяләре кибетләргә караганда 15-20 процентка кимрәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бу яклап аерым күзәтә.

Ул мондый ярминкәләрнең татарстанлыларны сыйфатлы һәм яңа әзерләнгән продуктлар белән тәэмин итү өчен кирәклеген әйтте. Ярминкәдә ит, сөт, икмәк, яшелчә, шикәр, ярмалар, җиләк-җимеш, үләннәр, балык һәм башка төр продукция тәкъдим ителгән.

Шулай ук Татарстан премьер-министры Батыршин һәм Краснококшайская урамнары ярминкәләрендә булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100