2013 елның мартына яңа стадион әзер булырга тиеш – ТР Президенты

“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан-Мәскәү видеоконференциясе режимында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың медиа департаменты хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты, 2013 ел Универсиадасы Дирекциясе Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәт вице-премьеры Әскать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук “Казан 2013” Башкарма дирекциясе җитәкчеләре “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” Күзәтчелек советы рәисе, Россия спорт министры Виталий Мутко белән элемтәгә чыкты. Утырышта Мәскәүдән статс-секретарь, Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов, шулай ук спортның җәйге төрләре буенча федерация вәкилләре катнашты.
Виталий Мутко сәламләү сүзендә, “якындагы 3-4 елда Россия эре халыкара вакыйгалар үткәрү буенча лидер булачак, шуңа күрә Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрү зарур, диде. Әлбәттә, инфраструктура әзерләү буенча зур эш башкарыла, әмма әзерлекнең бер өлеше спорт программасын төзү, шулай ук Россия җыелма командасын әзерләүдән гыйбәрәт”, дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Универсиадага әзерлек мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен республика Хөкүмәте әгъзалары яки тармак ведомстволары җитәкчеләре рәислегендә 15 эшче төркем оештырылган. Уеннарга әзерлек кысаларында кайбер проблемалар туды, әмма хәзер барлык процедураларны һәм механизмнарны җентекләп башкару эшләре алып барыла, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Спорт объектларын әзерләү график буенча бара, күптән түгел Универсиаданың 28 нче объекты -Гимнастика үзәге ачылды. Спортның су төрләре сараенда һәм 45 мең урынлы футбол стадионы төзелеше дә план буенча бара. “Март аена стадионны тантананы ачу һәм ябуга әзерлек өчен өлгертү зарур”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан Президенты 20 объектның 18 ендә реконструкция эшләре төгәлләнүен белдерделәр, 15 майдан башлап ярыш объектлары Универсиада Дирекциясенә тапшырылачак, тренировка объектлары – 1 июньнән.
1 декабрьдән “Казан” Халыкара аэропортының яңа терминалы халыкара рейслар кабул итә башлаган, ә Мәскәү аэропортлары белән Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелгән. “Модернизацияләүне субсидияләү кысаларында без Уеннарда катнашучыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтәчәк санитар транспортын тулысынча яңарттык”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов сүзләренә караганда, 87 ил булачак Универсиадада катнашачагын раслады һәм kazan2013.ru яки kazan2013.com. сайтларында аккредитация формаларын тутырган. Барлык объектлар да Универсиада Дирекциясенә тапшырылгач репетицияләр үткәреләчәк, дип белдерде Владимир Леонов.
Утырышта Уеннар өчен судья корпусын, шул исәптә халыкара һәм Россия судьяларын әзерләү турында сүз барды. Алар Казан елга портында теплоходларда яшәячәк. 2013 елның гыйнварыннан июленә кадәр Универсиада судьялары квалификациясен күтәрү буенча 19 семинар үткәрү планлаштырылган. Владимир Леонов сүзләренә караганда, спорт төрләре буенча профессионал, спорт программасы асылын аңлаучы менеджерлар әзерләү аерым игътибар таләп итә. Шулай ук телетрансляцияләр буенча эш оештырылган.
“Универсиада – ул ил абруе, глобаль проект, әзерлек буенча зур эшләр башкарылды, шуңа күрә спорт федерацияләренә Универсиада спорт программасын әзерләүдә актив катнашу зарур”, - дип чакырды  вәкилләрен министр Виталий Мутко федерация.