Рөстәм Миңнеханов Токиода узган Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде

Олимпиячеләр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Дуслык», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары һ.б. бүләкләргә лаек булды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы спортчыларын – 2020 елда Токиода узган XXXII җәйге Олимпия уеннарында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов олимпиячеләрне спорттагы җиңүләре белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезне чын күңелдән Токиода узган Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга мөрәҗәгать итеп. - Ярышлар пандемиягә бәйле тәнәфестән соң узуга карамастан, сез чын профессионаллык, осталык, максатчанлык, җиңүгә омтылыш күрсәттегез».

Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, безнең спортчыларның Олимпия уеннарындагы нәтиҗәләре Татарстанны тагын да ныграк танытты. «Һичшиксез, ярышлардагы уңышлар – спортчыларның һәм тренерларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе», - диде ул.

Татарстан Президенты олимпиячеләр өчен бөтен ил белән җан атуны искә төшерде.

«Сезнең казанышлар – спорт мәктәпләрендә, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче яшь спортчылар, малайлар һәм кызлар өчен стимул. Без алга таба да спорт резервы күнегүләре өчен барлык шартларны да тудырачакбыз. Республикада 11 меңнән артык спорт объекты эшли. Аларның күбесе дөнья стандартларына туры килә. Без заманча спорт комплекслары, йөзү бассейннары, боз сарайлары, спорт мәйданчыклары төзүне, шулай ук объектларны кирәкле җиһазлар, яңа җайланмалар белән тәэмин итүне дәвам итәбез», - диде ул.

«Кадерле дуслар, без бөтен республиканы үз хезмәтләре белән данлаган спортчылар, тренерлар белән горурланабыз, әле зур җиңүләр киләчәктә дә булыр дип ышанам! Сез безгә үз җиңүләрегез һәм казанышларыгыз белән онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәксез. Сәламәтлек һәм уңышлар сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Аннары 2020 елда Токиода узган XXXII җәйге Олимпия уеннарында җиңүчеләр һәм призерларга Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Олимпиячеләр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Дуслык», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары һ.б. бүләкләргә лаек булды.