Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровны туган көне белән котлады

Татарстан Президенты Чечня Башлыгына һәм Чечня халкына уңышлар тели.

(Казан, 5 октября, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Башлыгы Рамзан Кадыровны туган көне белән котлады. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.

«Хәерле иртә, туганым Рамзан. Чын күңелдән сине туган көнең белән котлыйм. Сиңа һәм барлык Чечня халкына уңышлар телим. Татар туганнар һәрчак сезнең белән», — ди ул.