Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Хәнифов Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде
Фәрит Хәнифов урынына Республиканың төзелеш министры итеп Марат Айзатуллинны куйдылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. Бу турыда указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.
Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов Татарстанның Төзелеш министрлыгын 2020 елы башыннан җитәкләде. Аңа кадәр ул Россиянең Дәүләт экспертизасы баш идарәсенең Казан филиалы башлыгы иде.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына башлык итеп Марат Айзатуллиины билгеләде. Ул республиканың Инвестицион-төзелеш идарәсе башлыгы иде.
Фәрит Хәнифов «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» һәм «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исемнәренә лаек. Шулай ук «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» һәм «2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда казанышлары өчен» медальлләре белән бүләкләнгән.
- Моңа кадәр Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстаннан Федерация Советына сайланды, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз