420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Европа йөзү лигасы (LEN) башлыгы, FINA вице-президенты Паоло Барелли белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашуда катнашучылар Казанда кыска суда йөзү буенча 2022 елгы дөнья чемпионатын, шулай ук 2025 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты», - диелгән хәбәрдә.
Очрашуда Татарстан Спорт министры Владимир Леонов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.