Рөстәм Миңнеханов Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты

Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд очрашуы Кремльдә узган.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның Россиягә дәүләт визиты кысаларындагы Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд очрашуы Кремльдә узган. Ике ил арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә багланышларны үстерү турында сүз барган. Халыкара мәсьәләләре турында да сөйләшү булган.

Шуннан Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләре киң составта дәвам иткән.

Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, бу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре тарихында Согуд Гарәбстаны Мәлигенең беренче визиты. "Ышанам, сезнең визит ике яклы дәүләтара мөнәсәбәтләргә яңа, гаять көчле этәргеч бирәчәк", - дигән Россия Президенты.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча документлар имзаланды.