Рөстәм Миңнеханов ТР Азнакай районында булды

Азнакай архитекторлары республика башлыгына татар милли комплексы проектын тәкъдим итте

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Азнакай муниципаль районында булды. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Рафис Галиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Республика башлыгы Радужная урамында 144 фатирлы торак йортта төзелеш барышы белән танышты. Йорт ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча төзелә. Йорт 2007 елда төзелә башлаган, беренче чиратын тапшыру вакыты – 2010 елның 4нче кварталы. 48 фатир тапшырылачак, шул исәптә социаль ипотека буенча 40 фатир (гомуми мәйданы 2235 кв.м). “Ветераннар турындагы” закон нигезендә 8 фатир Бөек Ватан сугышы вететраннарына биреләчәк.
Азнакай архитекторлары республика башлыгына татар милли комплексы проектын тәкъдим итте.
Аннары Р.Миңнеханов “Водоканалсервис” ААҖ станциясен карады, кышкы сезонга әзерлек барышын бәяләде. Президентка биредә кертелгән яңа алым тәкъдим ителде, аны беренче чиратта коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр алган районда яшәүчеләр бәяләде.
Соңыннан Азнакай районы хакимиятендә районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Азнакай муниципаль районы республиканың әйдәп баручы авыл хуҗалыгы районнарының берсе. Әмма район икенче ел рәттән корылык зонасына эләгә, бу уңышка йогынты ясый.
Районның уңышлы үсеше өчен бердәмлек һәм республика, хакимият, нефьчеләр, инвесторлар ярдәме кирәк, дип билгеләп үтте республика башлыгы. “Безнең бурыч – эшләргә теләүчеләргә ярдәм итү һәм шартлар булдыру”, - дип ассызыклады ТР Президенты.