Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлеге делегациясе белән очрашты

Очрашу кысаларында ТР Хөкүмәте белән "ДСМ Көнчыгыш Ауропа" җәмгыяте арасында ниятләр беркетмәсе имзаланды

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Нидерландның икътисад министрлыгының тышкы икътисади мөнәсәбәтләр буенча генераль директор урынбасары Мартен ван ден Берг һәм Нидерланд Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Келлер җитәкчелегендәге эшлекле даирә делегациясе бу көннәрдә Татарстанда. Бүген мәртәбәле делегация вәкилләре белән Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу кысаларында ТР Хөкүмәте белән "ДСМ Көнчыгыш Ауропа" җәмгыяте арасында ниятләр беркетмәсе имзаланды.
Очрашу соңында Премьер-министр Илдар Халиков журналистлар белән әңгәмәдә белдергәнчә, бу документны имзалау Нидерланд белән Татарстан арасында элек ирешелгән килешүләрне ныгыту, киләчәккә планнар коруда чираттагы адым. Премьер билгеләп узганча, 2009,2010 еллар республика өчен терлек азыгы өстәлмәләре җитештерү буенча комплекслар төзү юнәлешендә хәлиткеч чор булды. Голландиялеләр ярдәмендә җитештерелүче мондый продукция республика өчен генә түгел, ил күләмендә зур әһәмияткә ия. Татарстан үзендә җитештерелгән әлеге югары технологик продукция белән илнең башка төбәкләрен, башка илләрне дә тәэмин итәргә ниятли. "Шушы өлкәдә "ДСМ" һәм башка күп кенә Голландия компаниясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтү мөмкинлеген тудырды. "ДСМ" белән ышанычлы хезмәттәшлек Голландиядән Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган дистәләрчә башка компанияләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде", -ди Илдар Халиков.
Сүз уңаеннан, бүген Тукай районында Россиядә беренче буларак, терлек азыгы өчен туклыклы өстәлмәләр җитештерү һәм эшкәртү заводы ачылышы узачак.
Нидерланд Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Келлер, үз чиратында, яңа Нидерланд инвестцияләренең Россия икътисадына, аерым алганда, Татарстанга килүенә шатлануын җиткерде. "Инвестицияләр салу хакындагы карарны "ДСМ" компаниясе үзе хәл итте. Аның Татарстанда заводлар төзелешенә капитал салу турындагы карары биредә яхшы партнерлар табуын гына күрсәтеп калмый, ә республикада дәүләт органнары белән эшләүнең җиңел булуына, инвестиция мохитенең ачык булуына да дәлил", -ди илче.
"Минем илче буларак ролем Нидерланд бизнесы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү генә. Ә ил предприятиеләре яңа горизонтларны үзләре ача", - ди Рон Келлер.
Татарстанга килгән эшлекле даирә делегациясе составында медицина аппаратурасы, энергия саклау, машина төзелеше, су технологияләре өлкәләре, электроника, металлургия юнәлешләренә караган белгечләр бар. Илче бу юнәлешләрнең барысын да Татарстан белән ике арадагы хезмәттәшлек перспективалары арасында атады.
Тарихка күз салсак, Россия белән бу "тюльпаннар иле" арасында тыгыз багланышлар Петр I идарә иткән чорда башлана. Нәкъ менә Голландия Россиянең реформатор патшасы өчен Ауропага беренче "тәрәзә" ролен үти һәм аны илне үзгәртеп коруга рухландыра. Тарихи багланышлар бүгенге мөнәсәбәтләрнең ныклыгын тәэмин итә. Хәзерге вакытта Нидерланд, Алманиядән соң, Россиянең тышкы сәүдә партнерлары арасында икенче урында тора. Россия белән Нидерланд арасында инвестицион багланышлар да үсә. Әлеге Ауропа иле Россиядә тупланган инвестицияләр күләме буенча (34 млрд. доллар) икенче урында. Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе Татарстан белән Нидерланд арасындагы тыгыз хезмәттәшлек исә инде дистә елдан артык дәвам итә. Ул рәсми делегацияләр алмашу белән ныгытыла бара. Ике арадагы икътисади-сәүдә багланышларына килгәндә, Нидерланд соңгы елларда товар әйләнеше күләме буенча Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында алдынгы позицияләрне били. Узган ел ике арада тышкы сәүдә әйләнеше 979,1 млн. доллар булса, агымдагы елның беренче яртысында аның күләме 959,4 млн. доллар тәшкил иткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча Нидерланд Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары һәм инвесторлары арасында дүртенче урында. Татарстаннан Голландиягә, нигездә, нефть һәм нефть продуктлары озатыла. Ә безгә бу илдән механик җиһазлар, терлекләр, әзер терлек азыгы , орлыклар , җиһазлар кертелә.
Бүгенге көндә республикада Нидерландның чит ил капиталы катнашында 5 предприятие теркәлгән. Ике арада авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлек аеруча актив. 1997 елда Голландия һәм Татарстанның аграр министрлыклары арасында аңлашу меморандумы имзаланган иде. Бүгенге көндә Татарстанның авыл хуҗалыгында Голландиянең агросәнәгать җиһазлары, технологияләре һәм нәселле терлекләре актив файдаланыла. Әлеге ил технологияләре һәм капиталын кулланып республикада "Чаллы Бройлер", "Кама Беконы" кебек эре кошчылык һәм дуңгызчылык комплекслары сафка бастырылды. Шулай ук "Агросила Групп", " Кызыл Шәрык Агро" җәмгыятьләре, республиканың башка агросәнәгать комплекслары юнәлешләре буенча да хезмәттәшлек алып барыла.
Татарстандагы битумлы нефть ятмаларын нәтиҗәле үзләштерүнең геологик, технологик, икътисади һәм юридик якларын өйрәнү дә Голландия компаниясе белән берлектә алып барыла. Моннан 3 ел элек "Татнефть" ААҖ белән "Шелл Эксплорейшн" арасында старатегик партнерлык турында килешү имзаланды.