ТР Президенты Euronews челтәренең сәүдә буенча директоры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов һәм Жильберто Грибадо Универсиада 2013 кысаларында чараларны яктырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр

 (Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews челтәренең сәүдә буенча директоры Жильберто Грибадо белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Жильберто Грибадо Универсиада 2013 кысаларында чараларны яктырту, Euronews каналында ТР турында мәгълүмат кампаниясен уздыру кебек уртак проектлар кысаларында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерик, ТР Euronews телеканалы белән 2006 нчы елдан хезмәттәшлек итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.