Казанда Казакъстан Республикасы Генераль консуллыгы ачылды

Аны ачу тантанасында ТР Президенты һәм Казакъстан Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе катнашты

  (Казан, 5 июль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казанда Казакъстан Республикасы Генераль консуллыгы ачылды.
Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казакъстан Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков, Казакъстан Республикасының Казандагы генераль консулы Әсгать Нускабай, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Тантаналы чара Казакъстан флагын күтәрүдән һәм республика гимнын башкарудан башланды.
Казакъстан Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков татар, рус һәм казак телендә сәламләде. Ул барысын да Казанда Генераль консуллык ачылу белән котлады. Илче республикада яшәүчеләрне Универсиада башлану белән котлады.
“Казакъстан белән Россия арасында, аның төбәкләре арасында, аерым алганда, Татарстан белән мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсеш ала. Соңгы елларда Татарстанда күпсанлы делегацияләр булды. Без дусларыбыз, Татарстан хезмәттәшләребез өчен шатланабыз. Соңгы елларда Казан сизелерлек үзгәрде”, - диде ул.
Галым Оразбаков Татарстан Президентына, Казан мэриясенә Генераль консуллыкка Казан үзәгендә матур бина тәкъдим итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу бинада Казакъстан Республикасы сәүдә вәкиллеге һәм авиакомпания вәкиллеге эшләячәк. Илче Әсгать Нускабайны Казакъстан Республикасының Казандагы генераль консуллыгы вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде.
Татарстан Президенты Казакъстан хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. Иртәгә Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев туган көнен билгеләп үтә һәм Астана башкала көне.  Ул шулай ук Казакъстан командасына Универсиадада уңышлы чыгыш ясарга теләде.