ТР Президенты законнарга кул куйды

Законнар нигезендә ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә, пассажирларны йөртүне оештыруда хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләнә
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы”, “Татартсан Республикасы оешма милкенә салымнар турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы оешма милкенә салымнар салу турындагы закон актларының нигезләмәләре гамәлдән чыгуын тану турындагы”, “Татарстан Республикасы һәлакәтләрдән коткару хезмәтләре һәм һәлакәтләрдән коткару берләшмәләре турындагы” Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенә үзгәрешләр кертү һәм “Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр кертү турындагы” Татарстан Республикасы Законнарына кул куйды.
Беренче закон нигезендә, Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм башка законнарга төгәллек кертелә, шул исәптә бюджет учреждениеләренең хокукый статусы үзгәрү, казна учреждениеләре статусы кертелү һәм аларны финанслау белән бәйле.
Икенче закон нигезендә аерым икътисади зонаның идарәче компанияләргә оешмалар милкенә салым буенча ташламалар срогы озайтыла, шулай ук “Оешма милкенә салым салу турындагы” Татарстан Республикасы Законына ачыклык кертүче башка үзгәрешләр кертелә.
Өченче закон нигезендә җирле үзидарә органнарының һәлакәтләрдән коткару хезмәтләрен, һәлакәттән коткару берләшмәләре һәм коткаручылар эшчәнлеген оештыру һәм бетерү өлкәсендә компетенцияләренә төгәллек кертелә.
Дүртенче закон буенча маршрут транспорт чаралары пассажирларны йөртүне оештыру өлкәсендә хокук бозу өчен административ җаваплылык билгеләнә, шулай ук Кодексның беркетмәләр төзү һәм административ хокук бозуларга кагылышлы эшләрне карау хокукы булган вазифаи затларга һәм тулы вәкаләтле органнарга кагыла торган аерым нигезләмәләренә төгәллек кертелә.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.