news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ABC.ru маркетплейсы башлыгы Миңнехановка Татарстанда логоүзәк ачу планнарын сөйләде

«Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясенә яңа резидент кертү планлаштырыла.

ABC.ru маркетплейсы башлыгы Миңнехановка Татарстанда логоүзәк ачу планнарын сөйләде
республика башлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ABC.ru маркетплейсына нигез салучы, инвестор Алексей Банников белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Уртак инвестицион проект — „Яшел Үзән“ сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк булдыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Баштарак компания проектта катнашуга кызыксынуын белдергән иде. Банников Яшел Үзәнгә килеп резидентлар өчен мөмкинлекләрне карады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100