Минтимер Шәймиев Санкт–Петербургта Б.Н.Ельцин исемендәге китапханәне карады

Татарстан Президенты Казанда әлеге китапханәнең филиалын ачу өчен барысы да эшләнәчәген белдерде
(Санкт–Петербург, 5 июнь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт–Петербургка эш сәфәре барышында Төньяк башкаладагы Б.Н.Ельцин исемендәге китапханәне карады.
2007 елның 31 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясе Президенты китапханәсен оештыру турында”гы боерыкка кул куя. Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцин вафат булганнан соң китапханәгә хәзерге исеме бирелә. Китапханәне төзүгә 5 миллиард сум акча тотыла. Ул рәсми төстә Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан Китапханәләр һәм Петербургның 306 еллыгы көнендә – 2009 елның 27 маенда ачыла.
Республика Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе өчен китапханә буйлап экскурсияне аның директоры Александр Вершинин оештырды. Ул китапханәнең электрон мәгълүматлар базасында 43 миллион файл җыелуы хакында сөйләде. Электрон уку залында ТР Президентына 6 нчы номерлы укучы билеты тапшырдылар.
Президент китапханәсе музеенда кунаклар Россия дәүләтчелегенә багышланган экспонатлар белән танышты.
Музейда урын алган китаплар арасында Казанның 1000 еллыгына багышланган һәм китапханәгә Татарстан Президенты тарафыннан бүләк ителгән уникаль фолиант мактаулы урын били. Китапханә директоры Минтимер Шәймиевкә әлеге бүләге өчен рәхмәт белдерде.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, китапханәнең бай фонды арасында Казан, татарлар тормышы хакында күп кенә материаллар бар. “Минем китапханә филиалларының беренчесен Татарстанда ачу турындагы хыялым бар. Без аны үзебезнең мирас белән баетыр идек. КДУ архивында гына да 5 миллионнан артык китап һәм кулъязма тупланган”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы Казанда Эрмитажның Россиядәге бердәнбер филиалы ачылуын ассызыклады. Ул уңышлы гына эшләп килә. Татарстан башкаласында Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең филиалын ачу өчен барысы да эшләнәчәк.