Фәрит Мөхәммәтшин РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән очрашты

“Минемчә, Татарстанда эффектив һәм максатка ярашлы дәүләт-хисап контроле системасы төзелгән. ТР Хисап палатасы, яшь булуына карамастан, профессиональ планда һәм эшне оештыру ягыннан нәтиҗәле эшли”, - диде С.Степашин
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга РФ муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең сигезенче конференциясендә катнашу өчен килгән РФ Хисап палатасы рәисе, РФ контроль-хисап органнары Ассоциациясе рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
Спикер С.Степашинны республикадагы икътисади вәзгыять белән таныштырганнан соң, ТР Хисап палатасының эшчәнлегенә тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Хисап палатасы аудиторлары санитарлар ролен үти, кадрларны саклап кала. “Тикшергәндә ачыкланган фактлар буенча Хөкүмәт чаралар күрә. Кызганычка каршы, эшләр тирәнгә киткәндә, Прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә туры килә”, - диде парламент башлыгы, бүгенге көндә бу өлкәнең иң мөһим эш участогы икәнлеген һәм тикшерүләрнең файдага булуын белдереп.
“ТР Хисап палатасы турындагы” без эшләгән закон оптималь булып чыкты. ТР Хисап палатасы демократик юл белән формалаштырыла. Республика Президенты тәкъдиме белән, палатаның рәисе сайлана, парламентта палатаның аудиторлары кандидатуралары карала. Үткән сессиядә ТР Хисап палатасы рәисе итеп кабат Алексей Иванович Демидов сайланды. Депутатлар корпусы тарафыннан 3 аудиторның да кандидатурасы хупланды”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.
С.Степашин сүзләренчә, бүгенге көндә муниципаль контроль-хисап органнары аякка басып килә, аларның саны меңнән артып китә, инде билгеле бер система корылган. “Минемчә, Татарстанда эффектив һәм максатка ярашлы дәүләт-хисап контроле системасы төзелгән. ТР Хисап палатасы, яшь булуына карамастан, профессиональ планда һәм эшне оештыру ягыннан нәтиҗәле эшли”, - диде ул.
Сергей Степашин фикеренчә, дәүләт-финанс контроле һәр тиеннең төбәкләргә барып җитүен тикшереп торган казначылык һәм бу тиеннәрне нәтиҗәле куллануны тикшергән хисап палатасы кебек структуралардан гыйбарәт булса, шул җиткән. “Бүгенге көндә безнең илдә контрольлек итүче 32 орган бар”, - дип билгеләп үтте ул.
Икътисади кризис шартларында РФ Хисап палатасы эшчәнлегенә тукталып, С.Степашин, РФ Президенты Д.Медведев йөкләмәсе белән, федераль үзәктән финанс ярдәменә дәгъва итүче оешмалар буенча эшләүләрен белдерде. Билгеле булганча, бу исемлектә Татарстанның 11 оешмасы да бар. Сергей Степашин ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидовны республика оешмаларын бергәләп контрольдә тотарга чакырды.
С.Степашин шулай ук 2013 елда Казанда узачак барлык объектларны тикшерү буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хисап палаталарының уртак чаралар планын әзерләү зарурлыгын билгеләп үтте.
Бүгенге очрашуда Татарстан ягыннан - шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, парламентның профильле комитетлары рәисләре, РФ Хисап палатасы ягыннан аудитор Сергей Рябухин катнашты.