Рөстәм Миңнеханов Александр Мартынов белән очрашты

Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Федераль техник һәм эксперт контроле хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарә башлыгы Александр Мартынов белән очрашты
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Федераль техник һәм эксперт контроле хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарә башлыгы Александр Мартынов белән очрашты.
Очрашуда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Министрлар Кабинеты Аппаратының коммуникацияләр, мәгълүматны саклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров катнашты.
Бу көннәрдә Казанда Идел буе федераль округлары субъектларының дәүләт хакимияте органнары аппараты мәгълүмат саклау буенча бүлекчә җитәкчеләре җыены уза. Дәүләт хакимияте органнарының мәгълүматны саклау өлкәсендәге эшчәнлеген техник һәм эксперт контроле Федераль хезмәт координацияли. Федераль техник һәм эксперт контроле хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарә башлыгының ТР Премьер-министры белән очрашу барышында гражданнарның шәхси мәгълүмати куркынычсызлык һәм конфиденциальлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Очрашу азагында Александр Мартынов журналистларга сөйләгәнчә, хәзерге вакытта дәүләт органнарының мәгълүмати куркынычсызлыгының төп проблемасы – шәхси мәгълүматларны саклау. “Кызганычка, шәхси мәгълүматларны саклау турындагы закон гамәлгә кергәнче, бездә әлеге мәсьәләләр буенча башбаштаклыклар шактый иде, - дип белдерде А.Мартынов. – Җәмгыятебезнең һәр әгъзасы үзенең шәхси мәгълүматларын саклау өлкәсендә көчсез иде”.
2006 елның 27 июнендә имзаланган “Шәхси мәгълүматлар турында” гы Федераль закон 2007 елның гыйнварында гамәлгә керде.
Закон шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибен җайга сала һәм мәгълүматлар базасын саклауга юнәлдерелгән. Аларны эшкәрткән вакытта кешедән аның мәгълүматларын эшкәртүгә рөхсәт алуны раслый. Шәхси мәгълүматларны мәҗбүри рәвештә тәкъдим итү, шул исәптән гражданның рөхсәтеннән башка, моның дәүләт һәм башка гражданнарның мәнфәгатен яклау өчен кирәк булган чакта раслана.
Шәхси мәгълүмат категориясе, биометрик шәхси мәгълүмат төшенчәсе билгеләнә, мәгълүматларны чикләр аша тапшыру җайга салына, дәүләтнең мәгълүмат и системасында мәгълүматларны эшкәртүнең үзенчәлекләре билгеләнә, шәхси мәгълүматларның субъекты хокуклары күрсәтелә.
“Моңа кадәр дәүләт хакимияте органнарының мәгълүматлар базасы хуҗасыз килеш алып барылды һәм шул исәптән җинаятьчеләр өчен дә ачык иде, - дип билгеләп узды Федераль техник һәм эксперт контроле хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча идарә башлыгы. – Әлеге законга гамәлгә кергәч моңа чик куелачак. Техник һәм эксперт контроль Федераль хезмәткә тиешле норматив документлар эшләү бурычы йөкләнелгән иде. Шәхси мәгълүматларны саклау турындагы мәсьәләдә 4 төп документ пәйда булу булган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк”.
Александр Мартынов Татарстанның шәхси мәгълүматларны саклау өлкәсендәге уңай тәҗрибәсен дә билгеләп узды. “Шунысын да билгеләп үтәсем килә, Татарстан Республикасы регламентлаучы документларның дөнья күргәнен дә көтеп тормыйча, ЗАГС идарәсендә мәгълүматларны саклау системасын үзләштерә башлады. Татарстанда ЗАГС линиясе буенча шәхси мәгълүматлар саклана инде”, - диде А.Мартынов.
“Без Казанда Идел буе федераль округлары субъектларының дәүләт хакимияте органнары аппараты мәгълүмат саклау буенча бүлекчә җитәкчеләре белән җыен уздырабыз. Биредә Идел буе федераль округының 14 төбәге вәкилләре җыелды. Без мәгълүматларны саклау өлкәсендәге яңа документлар хакында фикер алышудан тыш шәхси мәгълүматлар хакындагы мәсьәлә буенча да сөйләшәчәкбез. Татарстанда уңай тәҗрибә бар, шунлыктан без җыенны нәкъ менә биредә уздырырга карар иттек, - дип хәбәр итте Александр Мартынов. – Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы һәм безнең хезмәт эшенә уңай карашы өчен рәхмәт белдерәм”.
Искәртеп узабыз, 2007 елның октябрь аенда Түбән Новгородта узган “Инфофорум”да да мәгълүмати куркынычсызлык темасы хакында фикер алышынды. Форумда Идел буе федераль округының бары ике субъектында – Татарстан һәм Мордовиядә генә “Шәхси мәгълүматларны саклау турында”гы федераль законның тиешенчә оештырылуы билгеләп узылды. Аерым алганда, мәгълүматларны саклау, төбәкләрнең хакимият органнарында файдаланыла торган мәгълүматларны криптографияләү буенча чаралар комплексы кабул ителгән.