Татарстан Президенты Мюнхенда «Линде Инжиниринг» предприятиесендә булды

Рөстәм Миңнехановка 138 еллык «Линде» компаниясенең оешу тарихын, үсеш этапларын, шулай ук инжинирингның заманча юнәлешләре турында сөйләделәр.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Линде Инжиниринг» предприятиесендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.



Рөстәм Миңнехановка һәм аны озатып йөрүчеләргә 138 еллык «Линде» (Linde AG) компаниясенең кыскача оешу тарихын, аның үсеш этапларын, шулай ук инжинирингның заманча юнәлешләре турында сөйләделәр.

Хәзерге вакытта компаниянең төп эшчәнлек юнәлеше булып сәнәгать һәм медицинага газ җитештерү тора.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук водород ягулыгында эшләүче автомобильләрне (Toyota, Hyundai һәм башкалар) күрсәттеләр, водород технологиясенең өстенлеге турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов бер машинада тест-драйв узып карады, аннан соң түбән температурада водород ягулыгы белән автомобильнең ничек җылынуы (мәсәлән, кышын), ягулыкның файдалы кооэфициент хәрәкәте турында сорашты.