Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мюнхенга килде

Татарстан лидеры Германиядә ике көн булып, эшлекле чараларда катнаша.

(5 май, Казан, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә кич эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасының Мюнхен шәһәренә килде. Аэропортта Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Мюнхендагы генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.

Татарстан лидеры Германиядә ике көн булып, төрле эшлекле чараларда катнашачак. Бүген, 5 майда, Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашачак. Моннан тыш Президентның BMW музей үзәгендә булуы, Linde AG берләшмәсендә яңа проектлар белән танышуы, компания президенты һәм генераль директоры профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашуы да планлаштырыла.