ТР Хөкүмәте йортында Казанда "Россия студентлар язы" финалын үткәрү турында сүз булды

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Гүзәл Шакирова катнашты.

Яклар Казанда "Россия студентлар язы" финалын оештыру һәм үткәрү турында фикерләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: бу чара 15-20 майда Казанда узачак. Фестивальдә Россиянең 71 төбәгеннән 3 мең чамасы студент катнашыр дип көтелә.