Татарстан Президенты Лаеш районында «Биосфера» питомнигында булды

Ул республикада декоратив һәм җиләк-җимеш үсентеләре җитештерә һәм сата торган эре предприятие

 (Лаеш, 5 май, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәрендә «Биосфера» питомнигында булды.

Питомник 2011 елда гамәлгә куелган, Татарстанда декоратив һәм җиләк-җимеш үсентеләре җитештерә һәм сата торган эре предприятие. Аның гомуми мәйданы 53 га тәшкил итә. Биредә декоратив ылыслы һәм яфраклы агачлар, шулай ук куакларның төрле төрләре бар. Моннан тыш, алма, груша, чия һәм башка җиләк-җимеш үсентеләре, каен җиләге һәм яшелчә культураларының 100 дән артык төре сатыла.

Питомник эшчәнлегенең өстәмә юнәлеше аквафермерлык - ясалма сулыкта карп балыгы үстерү.

Бу проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 100 млн сум тәшкил итә.