Казанда "Россия студентлар язы" финалын оештыру һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде

 (Казан, 5 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Россия студентлар язы" XXIV бөтенроссия фестивален оештыру һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һ.б. катнашты.
Илдар Халиков ассызыклаганча, "Россия студентлар язы" - илдә студентлар иҗатын үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бердәнбер эре проект. Бүген ул йөзләгән вуз һәм 75 төбәк фестивальләреннән тора, аларда 1,5 миллионнан артык яшь җырчылар, биючеләр, журналистлар, рәссамнар һәм артистлар катнаша.
"Мондый фестивальне Казанда кабул итү - бөтен республика өчен зур горурлык, - диде И.Халиков. - Шул ук вакытта нинди җаваплылык булуын да аңлыйбыз. "Россия студентлар язы" катнашучылар саны һәм үткәрү киңлекләре буенча Татарстанда узган эре спорт чараларына тиң".
ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, фестиваль 15-20 майда шәһәрнең иң эре мәдәни мәйданчыкларында узачак. "Россия студентлар язы" фестивалендә Россиянең 71 төбәгеннән 3 мең чамасы кеше катнашуларын раслады.

"Безнең өчен бу мәсьәләгә бөтен игътибарны бирү һәм фестивальне югары дәрәҗәдә оештыру бик мөһим", - диде Халиков.
П.Красноруцкий, үз чиратында, билгеләп узганча, ,Татарстан башкаласында фестивальдә катнашучылар рекордлы санда булачак. "Аларны биредәге инфраструктура һәм оештыручылар командасы җәлеп итәчәк", - диде ул.
Аннары ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов "Россия студентлар язы" финалын оештыруга әзерлек турындагы доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.