Минтимер Шәймиев Татарстанда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Татарстан Президенты бүген республиканың Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты
(Яңа Чишмә районы, 5 май, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген Татарстанның Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм район башлыклары озатып йөрде.
Республика Илбашы Чистай районы территориясендәге “Кулон” агрофирмасының “Московская-39” сортлы сабан бодае чәчелгән кырларында галимнәр һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән очрашты. Белгечләр фикеренчә, уңыш яхшы булачак.
Икенче объект – “Кызыл Ялан” тауарлыклы–сөтчелек комплексы булды, анда 2008 елның апрелендә төзекләндерү эшләре башланган. “Кулон” проектына кертелгән инвестицияләр 160 миллион сум тәшкил иткән. Хәзер комплекста 400 баштан артык мөгезле эре терлек бар, аларның баш санын 1500гә кадәр җиткерергә ниятлиләр. Комплексның проект егәрлеге буенча бер елда 7110 мең тонна сөт җитештерергә мөмкин. ТР Президенты бу комплексны төзекләндерү эшләре кыска вакытта башкарылган булуын билгеләп үтте. Авылларда “Кулон” кебек инвесторлар күбрәк булсын иде, дип белдерде ТР Президенты.
Комплексны караганнан соң Минтимер Шәймиев анда эшләүче белгечләрдән: “Сезне нинди проблемалар борчый?” – дип кызыксынды. Өлкән сыйныф укучысы Әнисә үзен борчыган проблема хакында сөйләде: ул мәктәптә татар телендә укыган, ә хәзер аңа Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә тапшырырга туры киләчәк. Күп кенә махсус атамаларны тәрҗемә итәргә туры килгәнлектән, бу бик кыен.
ТР Президенты әлеге проблема аңа таныш булуын һәм аны хәл итү юнәлешендә эш алып барылуын әйтте. БДИ өлкәсендә Федераль законнар җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән. “Без үз позициябездән чигенмәячәкбез. Кешедә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш: БДИны кайсы телдә тапшырырга? Бу – Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның конституцион хокукы”, – дип ассызыклады Татарстан Президенты.
ТР Президенты “Вамин–Чистай” агрофирмасы кырларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу вакытта басуда “Морис” чәчү комплексы белән К–700 тракторы эшли иде. Бер тәүлек эчендә мондый комплекс 150–160 гектар чәчүлек җирен эшкәртергә сәләтле. Минтимер Шәймиев “Морис” комплексы эшкәрткән җирне карады, һәм аннан канәгать калды. Аның фикеренчә, элегрәк культивация ясау мәҗбүри чара булган, хәзер исә яңа технологияләр ярдәмендә туфракны сыйфатлы һәм комплекслы рәвештә эшкәртергә мөмкин.
“Чистое поле” агросәнәгать комплексы кырларын караганнан соң, механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында 2009 елгы уңышны формалаштыру мәсьәләсе буенча очрашу булды. “Без караган басуларда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Хәзер төп бурыч – туфракта дым җитәрлек чагында чәчеп өлгерү”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Очрашуда Татарстан Президенты шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча яңа инициатива хакында хәбәр итте. ТР бюджетыннан шәхси хуҗалыклар сата торган сөтнең һәр литрына 2шәр сум күләмендә дотация бүлеп биреләчәк. Программаны гамәлгә ашыру 15 майда башланачак һәм дүрт ай дәвам итәчәк.
Татарстан Президенты Яңа Чишмә районында “Татарстан” агрофирмасының “Вамин Татарстан” ААҖ кырларын карады. Ул заманча чәчү комплексларының орлыкны бик яхшы күмдерүен билгеләп үтте.
Республика башлыгы Яңа Чишмә районының агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Минтимер Шәймиев ассызыклап үткәнчә, тулаем алганда, көзге культуралар яхшы хәлдә. Яңа Чишмә районында терлекчелекне үстерүгә игътибар юнәлтергә кирәк. “Без кризис шартларында да агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтәчәкбез”, – дип белдерде очрашуда Минтимер Шәймиев.
“Кулон” агрофирмасының ашлык чистарту–киптерү комплексы территориясендә ТР Президенты журналистларның сорауларына җавап бирде. “Үзебезгә бәйле булган әйберләрнең барысын да без көз көне үк эшләдек. Көзге культуралар яхшы хәлдә”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда көзге культуралар 700 мең гектар мәйданны били. ТР Президенты фикеренчә, быел мул уңыш җыеп алу өчен барысы да эшләнгән, әмма күп нәрсә һава торышына да бәйле.
“Без шәхси ярдәмче хуҗалыклар тапшыра торган 1 литр сөт өчен ТР бюджетыннан 2 сум күләмендә дотация бирү турында карар кабул иттек”, - дип тагын бер тапкыр билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Республика дотацияләре турындагы программа 15 майдан эшли башлаячак һәм 4 ай дәвам гамәлдә булачак. Бу адым халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметмәсен өчен ясала. ТР Президенты сүзләренчә, якын арада федераль хакимият сөт җитештерә торган күмәк хуҗалыкларга ярдәм итәргә мөмкин.
ТР Президенты фикеренчә, авыл икътисады өчен базардагы бәя хәлиткеч роль уйный. Ә бәя Россия һәм чит ил җитештерүчеләреннән азык-төлек продуктлары сатып алу буенча балансланган дәүләт сәясәтен төзи белү осталыгына бәйле. Бу гади булмаган мәсьәлә җирле тауар җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып хәл ителергә тиеш.