Миңнеханов конвейерлар өчен роликлар җитештерә торган «Аконит-Урал»да булды

Татарстан Президентын конвейер роликларын автомат рәвештә җитештерү линиясенең эше белән таныштырдылар, җиһазларны күрсәттеләр.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районындагы «Синергия» индустриаль паркы территориясендә «Аконит-Урал» компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Аконит-Урал» компаниясе конвейер җиһазлары роликлары җитештерә. Конвейерлар сәнәгатьнең барлык тармакларында һәм йөкләрне эшкәртүдә кулланыла.

Татарстан Президентын конвейер роликларын автомат рәвештә җитештерү линиясенең эше белән таныштырдылар, җиһазларны күрсәттеләр.

«Синергия» индустриаль-технологик паркы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан.