Миңнеханов Татарстан һәм Сербия арасында туры авиаэлемтә оештырырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сербиянең беренче вице-премьеры һәм тышкы эшләр министры Ивица Дачич белән очрашты.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сербия арасында туры авиаэлемтә оештырырга тәкъдим итте. Сербиянең беренче вице-премьеры һәм тышкы эшләр министры Ивица Дачич белән очрашу вакытында ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, туры рейслар Татарстан белән Сербия арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү һәм туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.

Аның сүзләренчә, республика шулай ук мәгариф өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә, аерым алганда, студентлар санын арттыруга карата кызыксыну белдерә.

«Татарстан югары уку йортларында 17 меңнән артык чит ил студенты белем ала, шуларның дүртесе – Сербиядән. Без аларның саны артуына шат булыр идек», - дип искәртте Миңнеханов.