Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Кырым Автономияле Республикасында

Эш сәфәре кысаларында Кырым җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган

 (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Кырым Автономияле Республикасында.

Эш сәфәре кысаларында Кырым җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган. Шулай, көннең беренче яртысында Кырым Автономияле Республикасының Югары Радасы рәисе Владимир Константинов белән әңгәмә булды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы рәисе Сергей Аксенов, Мәҗлес советы рәисе Рефат Чубаров белән очрашачак.

ТР Президенты Симферопольның Җәмигъ мәчетендә булыр һәм кырымтатар халкы аксакаллары Советы рәисе Гилшат Ильясов белән Кырымдагы вазгыять турында сөйләшү узар  дип көтелә.

Бу хактаТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.