Дмитрий Медведев: “Сочидагы Олимпиадага әзерлек соңгы фазасына керде”

Россия Президенты фикеренчә, Олимпиада үзеннән соң россиялеләр өчен мирас калдырырга тиеш

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Сочидагы Олимпиадага әзерлек соңгы фазасына керде, дип белдерде кичә Дмитрий Медведев 2014 елгы Уеннарның Олимпиададан соңгы мирасына багышланган киңәшмәдә.
Дәүләт башлыгы “Роза Хутор” курортында узган очрашуда искәртеп үткәнчә, Сочидагы кышкы Олимпия уеннары ачылышына кадәр 3 елдан бераз гына артык вакыт калып бара, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.
“Чынлыкта, Олимпиадага әзерлек соңгы фазасына керде. Бу – илебез өчен гаять киң колачлы проект. Төзелешнең күләме, финанс, оештыру ягыннан катлаулылыгы буенча да”, - диде Д.Медведев.
Ул ассызыклап үткәнчә, Олимпиада проектларын гамәлгә ашыруга каралган акчаларның 85 процентка якыны заманча инфраструктура – социаль, транспорт, энергетика, шулай ук экология мәсьәләләрен хәл итү һәм туризмны үстерүгә юнәлдерелә.
“Иң мөһиме, без Олимпиададан соңгы киләчәккә йөз тотарга тиеш. Олимпиада, әлбәттә, бик мөһим, ул бик зур спорт бәйрәме, ул бәхет, әмма безнең өчен Сочида гаять күп санда яңа объектларның калуы әһәмиятле. Олимиада барышында ирешелгән югары планканың Краснодар краенда яшәүчеләр, бирегә ял итәргә килүчеләрнең күңелендә саклануы да зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Д.Медведев.
Россия Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елда Сочида төзеләчәк 14 спорт спорт корылмасының сигезе Олимпиададан соң да билгеләнгән максатта файдаланылачак. Дмитрий Медведевның сүзләренә караганда, Сочи Олимпиадасының спорт корылмалары аларны алга таба файдалану вариантыннан чыгып, өч төркемгә бүленгән.
Олимпия объектларының төзелеш темплары хакында сөйләгәндә, дәүләт башлыгы аннан канәгать булуын белдерде.
“Шул ук вакытта безгә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, шул исәптән, кар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә. Инде икенче кыш рәттән гыйнвар үзенең кары белән куандырмый. Олимпиада башка вакытта үтсә дә, безгә узган ел Ванкуверда күзәтелгән проблемалар белән очрашмас өчен барысын да эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Президент.