Дмитрий Медведев дәүләт корпорацияләре эшчәнлеге турындагы законга кул куйды

Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган закон дәүләт корпорацияләре һәм компанияләре эшчәнлеген җайга салу буенча өстәмә кагыйдәләрне гамәлгә кертә

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Дмитрий Медведев “Коммерцияле булмаган оешмалар хакында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга кул куйды. Дәүләт корпорацияләре һәм компанияләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм ачыклыгын арттыруга юнәлдерелгән закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2010 елның 21 декабрендә кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 24 декабрьдә хупланган, дип хәбәр итә kremlin.ru.
Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган закон дәүләт корпорацияләре һәм компанияләре эшчәнлеген җайга салу буенча өстәмә кагыйдәләрне гамәлгә кертә. Закон нигезендә, һәр корпорация һәм компаниядә югары идарә органы – директорлар советы яки күзәтүчеләр советы формалаштырылырга тиеш. Аның компетенциясенә озак вакытка исәпләнгән эшчәнлек программасын раслау, табышны куллану тәртибен билгеләү, хезмәткәрләргә эш хакы түләү системасын раслау һәм башкалар керә. Закон буенча, дәүләт корпорацияләре еллык бухгалтерлык хисабына аудит үткәрергә, шулай ук рәсми сайтларда эшчәнлек стратегиясен һәм еллык хисапларны бастырып чыгарырга тиеш.