news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан профсоюзлар берлеге - илдә иң зур берләшмәләрнең берсе

Татарстан Профсоюзлар федерациясе 800 меңгә якын кешене берләштерә.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан профсоюзлар берлеге - илдә иң зур берләшмәләрнең берсе
tatarstan.ru

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан профсоюзлар федерациясе — илдә иң зур берләшмәләрнең берсе. Бу фикерен ул «ТР Профсоюзлар федерациясе» берлегенең XXVIII хисап-сайлау конференциясендә әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Быел профсоюзлар хәрәкәте 115 еллыгын, шулай ук Россия Бәйсез һөнәри берлекләр федерациясенең 30 еллыгын билгеләп үтә. «Бүген Татарстан Профсоюзлар федерациясе 800 меңгә якын кешене берләштерә һәм илдә иң зур берләшмәләрнең берсе булып тора. Республикада хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның шактый нәтиҗәле механизмы формалаштырылган», — диде Татарстан Президенты.

«Хезмәт кешесенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга 2019 елны эшче һөнәрләр елы дип игълан итү, WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру, студентлар арасында WorldSkills чемпионаты хәрәкәтен үстерү, мәктәп укучылары арасында JuniorSkills хәрәкәтен үстерү зур йогынты ясады. Ресурс үзәкләрен үстерү һәм белгечләр әзерләү сыйфатын арттыру өлкәсендә җитди эш алып барыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, җитди проблемалар арасында «соры» хезмәт базары кала. Рәсми булмаган, «конвертларда» хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр кризислы хәлләргә аеруча нык дучар, бу пандемия чорында ачык күренә. «Салым йөкләмәләрен киметү, фондларга күчерүләрне минимальләштерү хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсендә чагылыш табачак», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Татарстан — техноген төбәк. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләрнең чагыштырма авырлыгы 50 процентка җитә», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Covid-19 профилактикасы чараларын һәм гамәлдәге чикләүләрне үтәүне җитди контрольдә тотарга өндәде. «Ваемсызлык һәм саксызлык аркасында предприятиеләрдә һәм оешмаларда авыру таралырга тиеш түгел», — диде ул.

Президент сүзләренчә, профсоюзлар хезмәт ияләренең социаль-мәдәни үсешенә зур игътибар бирә. «Профсоюзларның абруе һәм бердәм булуы төрле мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сез бүген кабул ителгән барлык карарларны уңышлы гамәлгә ашыра алырлык иң лаеклы һәм абруйлы вәкилләрне сайларсыз дип ышанам», — диде ул һәм профсоюз хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100