ТР Президенты күпфункцияле үзәкләр булдыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды

 (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр булдыруга бәйле Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
“Кешеләр өчен уңайлы күпфункцияле үзәкләр булдыру – безнең мөһим бурычыбыз. Без гражданнарыбызны төрле справкалар, документлар артыннан төрле инстанцияләргә йөрүдән, Федераль миграция хезмәтендә, банкларда, башка дәүләт һәм муниципаль учрежедниеләрдә чиратта басып торудан арындырырга тырышырга тиеш, - дип белдерде Д.Медведев, киңәшмәне ачканда. – Бу эшләргә бер сәгать, ә кайвакыт тәүлек китә, аеруча, сүз эре торак пунктлар турында барганда. Мин инде күпме вакыт һәм нерв сарыф ителүен әйтмим дә”.
РФ Премьер-министры китергән мәгълүматлар буенча, хәзер Россиядә мондый 848 учреждение эшли. Аларга илдәге халыкның өчтән беренең азрагы мөрәҗәгать итә ала. Алда торган бурыч – 2015 нче елның ахырына кадәр гражданнарның 90 процентын бер тәрәзә принцибы буенча хезмәтләр алу ысулы белән тәэмин итәргә.
Моның өчен, күпфункцияле үзәкләрнең санын 3 тапкырга диярлек арттырырга кирәк. Дмитрий Медведев ассызыклап үткәнчә, һәр шәһәр округында һәм муниципалитетта документларны алу һәм бирү буенча бердәм пункт булырга тиеш. Мондый үзәкләрнең сыйфатлы элемтә каналлары һәм заманча мәгълүмат системалары белән тәэмин ителүе мөһим.
Үткән елда күпфункцияле үзәкләр эшчәнлегенең хокукый нигезләре формалаштырылды. Хөкүмәт ихтыяҗ зур булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең исемлеген билгеләде. РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, әзер булган саен әлеге исемлек үсәргә тиеш.


“Төбәкләрнең әлеге теманың үсешендә, күпфункцияле үзәкләр системасы үсешендә төп рольне башкаруы билгеле, - дип белдерде Дмитрий Медведев. – Хәзер аларның һәрберсендә әлеге катлаулы проект белән идарә итү системасы формалаша, төбәк комиссияләре оештырылган. Быел сентябрьдә Дәүләт Думасына закон проекты кертелде һәм 1 нче укылышта каралды, аның нигезендә, федерация субъектларына күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләр йөкләнелә”.
Д.Медведев сүзләренчә, күпфункцияле үзәкләрне булдыруны финанслау өчен, федераль бюджеттан акчалар биреләчәк. 2014 нче елга 3 млрд.сум каралган, 2015 нче елга да – шуның кадәр.
Икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев чыгышында проектның хәле, булган проблемалар һәм бурычлар турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, булдырылган үзәкләрнең якынча 10 проценты эшләнелгән таләпләргә туры килә.
“Без үзалдыбызга куйган бурыч – безнең һәрбер күпфункцияле үзәктә һәрбер тормыш вакыйгасына карап, хезмәтләрнең тулы җыелмасы булсын. Монда без барыннан да элек аерым 12 хезмәт алырга түгел, ә 1 тапкыр үзәккә килеп, барлык кирәкле хезмәтләрне алырга тиеш гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алабыз”, - дип белдерде министр урынбасары.
Ул күпфункцияле үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеген арттырырга тәкъдим итте.
“Беренче чиратта, күпфункцияле үзәкләргә дәүләт хакимияте органнарының мәгълүмат системаларыннан язмаларны үзәкнең печате белән раслап, мөстәкыйль рәвештә тапшыру хокукын бирергә кирәк. Бу иң гади карар, ул күпфункцияле үзәкләр һәм хакимият органнары арасындагы артык документлар әйләнешен бетерергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки монда хакимият органнары бернинди карар кабул итми, - дип билгеләде Олег Фомичев. – Без шулай ук күпфункцияле үзәкләргә, губернатор карары бунча, кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен тулы күләмдә күрсәтү мөмкинлеген бирергә тәкъдим итәбез. Әгәр дә төбәк - күпфункцияле үзәк булса, ул кайбер хезмәтләр күрсәтүне күпфункцияле үзәккә тапшыра ала”.
Шулай ук, министр урынбасары сүзләренчә, күпфункцияле үзәкләр белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтә торган органнар арасында кәгазьсез багланышлар мөмкинлеген норматив-хокукый яктан тәэмин итәргә кирәк.
Киңәшмә барышында кайбер төбәкләрнең губернаторлары туры элемтәгә чакырылды.