Герман Греф Татарстан турында: “Бу безнең ил ничек үсеш алырга тиешлеге буенча искиткеч үрнәк”

Саклык банкы белән ТР арасында тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

  (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россиянең иң эре банкларының берсе идарәсе рәисе Герман Греф Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Документ кичә Казанда Саклык банкы җитәкчесе белән Татарстан Президенты катнашында узган “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы ахырында имзаланды. Аерым алганда, документта ТР территориясендә чит капиталларын җәлеп итеп инвестицион проектларны гамәлгә куюны финанслауда банкның катнашуы, шулай ук Татарстан предприятиеләренең тышкы икътисади эшчәнлеген финанслау карала.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Г.Греф белән Р.Миңнеханов катнашында Саклык банкы белән республиканың әйдәп баручы энергетика компаниясе, шулай ук Саклык банкы белән “Химград” технополисы арасында килешүләр имзаланды. Беренче документта Саклык банкының Казанның ТЭЦ-2 модернизацияләүне финанслауда катнашу мөмкинлеге карала.
Герман Греф имзаланган килешүләрне шәрехләп, килешүләр зур булмаган проектларга кагыла, дип билгеләп үтте. Аерым алганда Саклык банкы энергетика компаниясенә 5 елга 5 млрд сум кредит бирә ала.
“5-8 ел элек без 200 млн доллар инвестицияне зур сумма дип санадык, ә бүген зур булмаган күләмдә яки 200-300 млн доллар инвестициягә берничә килешү төзедек, һәрберсендә Татарстанда яңадан 2 мең эш урыны булдыру каралган. Мондый килшүләрне имзалау күңелле, алар төбәк территориясендә энергетика белән тәэмин итү инфраструктурасын яхшырту, бик мөһим продукция җитештерү белән бәйле.”, - дип ассызыклады Герман Греф.
Республика Саклык банкы төбәктә эшләүче халыкара компанияләр, шулай ук тышкы базарга чыгучы һәм чит ил инвесторларын җәлеп итүче Россия компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәк беренче төбәк мәйданчыгы, дип билгеләп үтте Г.Греф.
Ул бүген ТР да гамәлгә куела торган проектларга бәя биреп: “Бу безнең ил ничек үсеш алырга тиешлеге буенча искиткеч үрнәк”, - дип билгеләп үтте.
Татарстан Президенты, үз чиратында, Саклык банкын илнең иң заманча банкы дип саныйм, дип белдерде.
“Без бүген тәкъдим ителә торган барлык чаралар белән дә файдаланырга телибез. Без аларны кулланабыз да. Саклык банкы ярдәме белән без эре предприятиеләрнең эре проектларына, урта, кече предприятиеләр проектларына, халыкка хезмәт күрсәтү буенча җитди эшкә ия. Саклык банкы белән заманча инфраструктура гына булдырып калмадык, ә әзерлек үткән кадрларга да ия булдык. Банкның корпоратив рухы хөрмәткә лаек”, - диде ТР Президенты.