Рөстәм Миңнеханов депутатлар – “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре вәкилләре белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары - “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР Президентының ТР Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

Сәяси партия вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов коммунистларның билгеле бер категория халыкларының ихтыяҗларын кайгыртуларын, лаеклы рәвештә, үз сайлаучыларының ышанычын файдалануларын билгеләде. “Мин бүген безне борчый торган темалар турында сөйләшергә әзер, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Хакимияткә карата шелтәләр һәрвакыт җитәрлек, иң мөһиме – безгә

конструктив эшләргә, уртак карарларга килергә кирәк”.

Коммунистлар очрашу өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерделәр, ТР Президентының һәрвакыт аралашуга, конструктив сөйләшүгә әзер булуын билгеләделәр. Шулай ук РФ Коммунистик партиясе вәкилләре Казанда В.И.Ульянов-Ленин йорт-музеен реконструкцияләүгә акча бүлеп биргән өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

ТР Президенты белән очрашуда коммунистлар торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәтләр өчен түләү, яшьләргә белем бирү һәм яшь буынны эшкә урнаштыру, яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак мәсьәләсен чишү мөмкинлеге кебек актуаль сорауларны күтәрделәр.

Яклар җыеннарның иреге һәм гражданлык активлыгы чагылу мөмкинлеге буларак, гражданнар фикерләре иреге проблемалары турында сөйләштеләр.

Фракцияләр вәкилләре хәбәр итүенчә, алар алга таба да федераль дәрәҗәдә төбәкләрнең хокукларын арттыру позициясен, шулай ук төбәкләрне финанслау эшен арттыруны яклаячаклар. Шулай ук төбәкләрдә һәм илдә милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр сөйләшенде.

ТР Дәүләт Советы депутатлары гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү, агачларны кисү һәм үзе теләгәнчә, төзелеш алып бару, җирне файдалану өлкәсендә тәртип урнаштыру, файдаланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы ихтыяҗына тапшыру кебек темаларны күтәреп чыктылар.

Коммунистлар фикеренчә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләрдә сәяси аңлашылмаучанлыклар була алмый.

Очрашуда “РФ коммунистик партиясе” сәяси партиясе фракцияләре исеменнән Альберт Бикмуллин, Виктор Пешков, Хафиз Миргалимов, Рафаил Нуретдинов, Валентин Кострин һ.б. катнашты.