Мәскәүдә татар мәдәнияте бәйрәмендә милли әдәбият күргәзмәсе оештырганнар

Тантанада катнашучылар милли әдәбият күргәзмәсе белән танышты, татар милли көнкүреш музеенда милли-гамәли сәнгать предметларын карады.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Россия халыклары мәдәнияте һәм дуслыгының «Без бергә» дип аталган зур бәйрәме узды. Бу турыда «Бөтендөнья татар конгрессы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмне Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе шәһәр администрациясе, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының мөхтәсибәт җыены һәм Мәскәү өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырды.

Тантанада катнашучылар милли әдәбият күргәзмәсе белән танышты, татар милли көнкүреш музеенда милли-гамәли сәнгать предметларын карады. Бөтен кунакларны татар ашлары белән сыйладылар. Мәскәү өлкәсе Имам-мөхтасибе Даут хәзрәт Мөхетдинов активистларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров администрация һәм шәһәр автономиясенә истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ул администрациягә автономиянең Татар мәдәнияте үзәген ачу һәм әлеге чараны әзерләү инициативаларына игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтте.