Миңнеханов: Наркотикларга каршы эшне камилләштерү темасы илкүләм иминлеккә кагыла

«Наркомания» диагнозы белән авыручылар саны 19 муниципалитетта һәм, беренче чиратта, Казанда арта, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында ТР Наркотикларга каршы комиссиясе утырышын уздырды.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә «Наркология хезмәте эшен оештыру һәм наркотик чаралар белән агулану үлемгә китергән очракларны күзәтү нәтиҗәләре», «Яшьләр арасында наркотикларга каршы юнәлдерелгән профилактик эш һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында», «Казан шәһәрендә халыкны наркотизацияләүне профилактикалау эшен оештыру» мәсьәләләре куелган иде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, наркотикларга каршы эшне камилләштерү темасы гаять катлаулы һәм ул бик күп аспектларны үз эченә ала һәм илкүләм иминлеккә туры кагыла. Рөстәм Миңнеханов республикада наркотиклар тарату вазгыятенең имин булмавын билгеләп үтте.

«Диспансерда исәптә якынча 19 мең кеше тора, алар елына 2 процентка арта. Еш кына наркотиклар куллану стажы 2-5 ел, кагыйдә буларак, дәвалау нәтиҗәсез булган кешеләр күз уңына эләгә.

«Наркомания» диагнозы белән авыручылар саны 19 муниципалитетта һәм, беренче чиратта, Казанда арта, дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

2021 елның беренче яртыеллыгында наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр белән агулану нәтиҗәсендә Татарстанда 76 кеше үлгән. Наркотиклар белән тәэмин итүнең 27 каналы ябылган, балигъ булмаган наркотик кулланучыларны исәпкә кую фактлары бар.

2020 елның ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2030 елга кадәр дәүләт наркотикка каршы сәясәт стратегиясе расланды. Аның кысаларында безнең алда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.