Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин Түбән Кама мэры итеп билгеләнәчәк

Моңа кадәр Түбән Кама мэры булган Айдар Метшин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алды.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинны Түбән Кама мэры вазифасына билгеләү чарасы була. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Моңа кадәр Түбән Кама мэры булган Айдар Метшин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алды. Шул сәбәпле шәһәргә яңа мэр билгеләнә.

Рамил Муллин элегрәк Түбән Камада эшләгән булган. Ул 2003 елдан 2006 елга кадәр Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең Россия Федерациясе дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәте үзәгенең баш табиб вазифасын башкара.

2006 елдан алып 2010 елга кадәр ТР Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булып эшли.

2013 елдан башлап Муллин Татарстанның Мөслим районы белән җитәкчелек итә.

Рамил Муллинга 47 яшь, ул табиб һәм юрист, Казан дәүләт медицина университетын, Казан дәүләт университетын, 2004 елда ул Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, медицина фәннәре кандидаты.

  • Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Айдар Метшин Түбән Кама мэры вазифасыннан киткәндә Макаревичның «Безнең йорт» җырын башкарды.