Миңнеханов Ростуризм башлыгы белән Татарстанда туризмны үстерү хакында сөйләште

Казанда туризмны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы узачак.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузованы кабул итте һәм аның белән Татарстанга туристларны җәлеп итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда катнашучылар республикада туризм индустриясен үстерү, инфраструктураны камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук туристларны төбәккә җәлеп итү чаралары хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 3,4 миллионга якын туристны кабул иткән. Уртача алганда әлеге күрсәткеч ел саен 8 процентка арта. Туристлар агымы үсешенә халыкара чаралар үткәрү, яңа авиарейслар ачу, туристик сервисны камилләштерү дә ярдәм итә.

Бүген Казанда туризмны үстерү мәсьәләләре буенча округ утырышы узачак. Аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрә.